«Россия байрагы – Петр казанышы»: тарих сәгате (6+)
22 август көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Гренада» паркында «Россия байрагы – Петр казанышы» дигән тарих сәгате уздырды. Балалар Россия символларының берсе буларак байракның барлыкка килүе һәм раслануы турында белде, патша Алексей Михайловичның «Бөркет» корабында күтәрелгән беренче өч төсле әләмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, шулай ук хәрби-диңгез флотында Андреев байрагын керткән Петр I нең хакимлек итүе турында мәгълүмат алды. Шул ук вакытта аклы-зәңгәрле-кызыл байрак дәүләт символы булып кала бирә. Россия Федерациясе символлары һәм тарихы турында үз белемнәрен балалар уен барышында сынап карый һәм ныгыта алды, алар рус мәкаль-әйтемнәрен искә төшерде, табышмаклар чиште, «Байракны рәт буенча тапшыру» уенында катнашты. Чара азагында укучылар рәсем фрагментлары ярдәмендә илебез байрагын төзеде.
|